Түбән Кама районы имам-мөхтәсибе Рамазан аенда яңа мәчет төзелешендә катнашырга чакырды
Түбән Кама имам-мөхтәсибе 35 нче микрорайонда мәчет төзелешенә акча җыю турында игълан итте.
«Ак каен» мәчетендә тышкы төзелеш эшләре тулысынча тәмамланган. Планда – ишекләр кую. Барлыгы – 19 ишек.
Бәяләре 50 мең сумнан 250 мең сумга кадәр. Түбән Кама районы имам-мөхтәсибе Салих хәзрәт Ибраһимов шәһәрдәшләрне изге эштә катнашырга чакыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев