Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Кама районы яшьләрен «Авыл лидерлары» бөтенроссия конкурсында катнашырга чакыралар

Конкурста 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшьләр катнаша ала.

Түбән Кама районында яшәүчеләрне «Авыл лидерлары» бөтенроссия яшь идарәчеләр конкурсында катнашырга чакыралар.

Район хакимиятенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, конкурсның максаты — перспективалы идарәчеләрне һәм җәмәгатьчелек фикере лидерларын ачыклау.

Конкурста 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшьләр катнаша ала. Җиңүчеләр һөнәри һәм карьера үсешен озатуда, шулай ук «Авыл территорияләрен үстерү остаханәсе» белем бирү программасы кысаларында проектны гамәлгә ашыруда ярдәм алачак.

Конкурска 31 майга кадәр лидерысела.рф. сайтында теркәлергә мөмкин.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев