Түбән Кама районы башкарма комитетында социаль мәсьәләләр буенча җитәкче урынбасары алышынды
Илдар Рамазанов белән «Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә саубуллаштылар.
Илдар Рамазанов Түбән Кама районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары вазифасыннан китте. Бу урынга 2018 елдан бирле 36нчы мәктәп директоры булып эшләгән Александра Офицерова билгеләнде.
Кадрлар үзгәреше турында «Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Латыйпов хәбәр итте. Аның сүзләренчә, Илдар Рамазанов хезмәт эшчәнлеген Башкортстанның Октябрьский шәһәрендә дәвам итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев