Түбән Кама районы башкарма комитеты җитәкчесе итеп Рөстәм Латыйпов билгеләнде
Аның кандидатурасын 20 октябрьдә узган сессиядә муниципаль депутатлар бертавыштан хуплады.
Түбән Кама районы башкарма комитетының яңа җитәкчесе итеп Рөстәм Латыйпов билгеләнде. Аның кандидатурасын 20 октябрьдә узган сессиядә муниципаль депутатлар бертавыштан хуплады.
Икенче кандидат «Төзекләндерү комплекслы предприятиесе» ҖЧҖ директоры Әмир Закиров иде.
Рөстәм Латыйповка 36 яшь, Алабугада туган. Төрле коммерция компанияләрендә, Алабуга муниципаль учреждениеләрендә, ТР Главинвестстроенда, «Челтәр компаниясе» ндә эшли. 2023-2025 елларда Әгерҗе районы башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары вазифасын башкара. Түбән Кама башкарма комитетында ярты ел эшли: башта Түбән Кама башкарма комитетының ТКХ һәм төзелеш буенча беренче урынбасары вазыйфасында, бер ай башкарма комитет җитәкчесе вазыйфаларын башкара.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев