Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Кама районы авылларында Сабантуй үткәрү көннәре билгеле булды

Расписаниене мәдәният идарәсе матбугат хезмәте бастырып чыгарды.

Түбән Кама районы авылларында Сабантуй бәйрәмен үткәрү даталары билгеле булды. Расписаниене мәдәният идарәсе матбугат хезмәте бастырып чыгарды.

Иң беренче булып сабан бәйрәмен Майская Горка авыл җирлегендә билгеләп үтәчәкләр, анда ул 7 июньдә узачак, башлана 15 сәгатьтә.

Икенче көнне, 8 июньдә, Сабантуй Афанасовка авыл җирлегендә узачак, анда чаралар иртәнге сәгать уннан башланачак.

Шул ук көнне, 11 сәгатьтә, сабан бәйрәме Елантау, Каенлы, Түбән Уратма һәм Шәнгәлче авыл җирлекләрендә башлана. Ә көндезге сәгать бердән Сухрау авыл җирлегендә башлана.

Шулай ук 8 июньдә Сабантуй Кама Аланы һәм Шәнгәлче авыл җирлегендә узачак, әмма анда бәйрәм чаралары көндезге сәгать икедә башлана.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев