Түбән Кама прокуроры 22 ноябрьдә гражданнарны кабул итәчәк
Алдан язылу өчен телефон номеры: +7 (8555) 47-03-29.
Җомга, 22 ноябрьдә, Түбән Кама прокуроры Айрат Галимәрдәнов шәхси сораулар буенча халыкны кабул итәчәк.
Шулай ук гражданнар сорауларына омбудсменның иҗтимагый ярдәмчесе Чулпан Ульданова җавап бирәчәк, дип хәбәр итә администрациянең матбугат хезмәте.
Кабул итү 16 сәгатьтә Студентлар урамы, 7 адресы буенча үткәрелә.
Алдан язылу өчен телефон номеры: +7 (8555) 47-03-29.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев