Түбән Кама пенсионеры мошенниклар ышанып, чак кына машинасыз кала язган
Автосалон хезмәткәренең уяулыгы һәм полициянең оператив эшчәнлеге ярдәмендә, Түбән Камада мошенниклык очрагы фаш ителә.
68 яшьлек пенсионер үзен төрле ведомство хезмәткәрләре итеп таныштыручы кара мәкерлеләргә алданып, 2 миллион сумлык автомобиленнән мәхрүм кала язган.
Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, мошенниклар ир-атны машинасын сатарга һәм акчаны «хәвефсез счетка» күчерергә ышандырганнар. Әмма автосалон хезмәткәре шикләнеп, полициягә хәбәр иткән.
Хокук сакчылары операция оештырганнар, аның барышында машина хуҗасына хәлне аңлатып, акчаны кара мәкерлеләргә тапшыртмыйча калганнар. Хәзер мошенниклык схемасында катнашучыларны эзләү бара.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев