Түбән Кама пенсионерларын «Көзге уңыш-2024» дигән күргәзмә-бәйгедә катнашырга чакыралар
Җиңүчеләрне, гадәттәгечә, дипломнар һәм истәлекле бүләкләр көтә!
«Берегиня» клубы пенсионерлары, Кызыл-Чишмә бистәсендәге «Мирас» мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә, «Көзге уңыш-2024» дигән күргәзмә-бәйге оештыра.
Ел саен көзге уңышлар жыеп алгач үткәрелә торган бу күргәзмә быел да «Мирас» мәдәният йортының кече залында оештырыла.
Катнашырга теләге булган пенсионерлар үзләренең бакчасында үстергән жиләкҗимеш, яшелчә, алардан әзерләнгән ризыкларын, чәчәк бәйләмнәрен 13 сентябрь (җомга) көнне 10.00 сәгатьтә алып килеп, матур итеп тезеп куярга тиеш.
Жюри әгъзалары «Яшелчәләр», «Чәчәкләр», «Җиләк-жимешләр», «Бакча культурасы», «Кулинария» һәм «Консервлау» номинацияләрендә җиңүчеләрне билгеләячәк.
Катнашырга теләүчеләр 10 сентябрьгә кадәр 8-917-235-46-15; 45-64-74 телефон номерларынашалтыратып, үзләренең теләкләрен җиткерсәләр яхшы булыр иде.
Җиңүчеләрне, гадәттәгечә, дипломнар һәм истәлекле бүләкләр көтә!
Күргәзмәнең тантаналы ачылышы 13 сентябрь көнне 11.00 сәгатьтә.
Земфира Рәхимова, «Берегиня» клубы житәкчесе
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев