Түбән Кама педагоглары «Арктур» һөнәри конкурсында призер булдылар
Конкурс өстәмә гомуми белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы мәгариф оешмалары арасында уздырыла.
Казанда «Арктур» Бөтенроссия һөнәри конкурсының республика этабы узды.
«Өстәмә белем бирү педагогы» номинациясендә 3 нче урынны Түбән Каманың «Кванториум» үзәге педагогы Анастасия Кирпичонок алды. Шулай ук 3 нче урынны Садыйков исемендәге балалар һәм яшьләр иҗат сарае педагог-оештыручысы Юлия Юзмөхәммәтова яулады.
Конкурс өстәмә гомуми белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы мәгариф оешмалары арасында уздырыла, дип билгеләп үтелә.
Фото: Түбән Кама муниципаль районы мәгариф идарәсе
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев