Түбән Кама паркында Николай Лемаевка багышланган фотокүргәзмә ачылды
Күргәзмә гыйнвар ахырына кадәр эшләячәк.
Түбән Каманың «Гаилә» паркында Николай Лемаевка багышланган «Бөекләрнең эшләрен дәвам итеп» («Продолжая дела великих») исемле урам фотокүргәзмәсе ачылды.
«Бөекләрнең эшен дәвам итеп» фотокүргәзмәсе Түбән Камада нефть химиясенә нигез салучы кешенең яңа якларын ача. Николай Лемаев юбилеена экспозиция «Нижнекамскнефтехим» һәм шәһәр тарихын искә төшерергә тагын бер яхшы сәбәп. Шулай ук илебездә зур нефть химиясе башлангычында торучыларга рәхмәт белдерү мөмкинлеге дә.
Күргәзмәне ачу тантанасында катнашучылар куелган стендларны карадылар, истәлекләр белән уртаклаштылар һәм бүген «Нижнекамскнефтехим» сәнәгать мәйданчыгында тормышка ашырыла торган яңа проектлар турында белделәр.
Оештыручылар фотокүргәзмә белән, предприятие тарихында һәм аңа нигез салучының тормышындагы якты мизгелләр белән танышырга чакыра. Күргәзмә гыйнвар ахырына кадәр эшләячәк.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев