«Түбән Кама Нефтехим»дагы янгын сүндерелгән, зыян күрүчеләр юк
32 берәмлек техника һәм Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының 95 хезмәткәре җәлеп ителгән.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы янгын сүндерүчеләре Түбән Кама сәнәгать зонасында, «Түбән Кама Нефтехим» бүлекчәләренең берсендә чыккан янгынны сүндерде.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, сигез лафет көпшәсе, бер янгын сүндерү күбек күтәргече җәлеп ителгән. Янгынны сүндерүгә барлыгы 32 берәмлек техника һәм Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының 95 хезмәткәре җәлеп ителгән.
Янгын сүндерелгән, беркем дә зыян күрмәгән.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев