Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Кама наркология диспансеры табибы: «Наркоманнарның күбесе алкоголикларга әйләнә»

Наркотик матдәләрнең иң заманчасы — тозлар.

Бүгенге көндә Түбән Камада 1200 дән артык кеше «наркомания» диагнозы белән диспансер күзәтүендә тора. Бәйлелек синдромы булмаган тагын 900 гә якын кеше табиблар күзәтүе астында. Наркотик матдәләрнең иң заманчасы — тозлар.

Наркоман яше 
Түбән Кама наркология диспансерының диспансерполиклиника бүлеге мөдире Людмила Львова сөйләвенчә, элек күбрәк опиоидлар кулланган кешеләр исәптә торган булса, хәзер алар барысы да менә шушы яңа препаратларны куллануга күчкән: «Наркотиклар кулланучыларның тагын бер үзенчәлеге — бер зарарлы гадәтне икенчесе белән алыштыру. Тоз иснәүдән туктагач, алар эйфорияне кайтарырга тырышып, күп итеп алкоголь эчә башлый. Наркоманнарның күбесе алкоголикларга әйләнә. Мәсәлән, бүген минем янга ярты ел элек наркотиклар куллануны ташлаган бер ир-ат килде. Хәзер ул эчкечелеккә бирелгән. Авыр хәлдән чыгу мөмкинлекләре көннән-көн кими бара», — дип сөйләде Людмила Львова. 

Ул арада «наркоман яше» көннән-көн олыгая бара, хәзер бу бәла белән яшьләр генә интегә дип уйлау хаталы. Бүгенге көндә тыелган матдәләрне иң күп кулланучылар — 29-40 яшьлек кешеләр. Людмила Львова сөйләгәнчә, алар арасында 60 яшьтән өлкәнрәкләр дә бар: «Бәхеткә, бездә «наркомания» диагнозы куелган балигъ булмаганнар юк. Әйе, беренче тапкыр сынап караган яшүсмерләр очрый, ләкин алар бик аз». 

Кеше үзен тулысынча сәламәт дип атау өчен озак дәвалану юлын үтәргә тиеш: стационарда ятарга, ярты еллык тернәкләндерү курсын үтәргә, аралашу даирәсен үзгәртергә. Һәм хәтта, әгәр кеше үзе өчен бүтән наркотиклар кабул итмәячәген катгый хәл итмәсә, болар да җитәрлек дәрәҗәдә нәтиҗәле булмаска мөмкин. Шуннан соң 2-3 ел дәвамында диспансер күзәтүе алып барыла. Наркотикларга бәйлелек белән хастаханәгә кергән йөз кешенең 60 проценты гына савыга. Шулай ук авыруның туганнарына да ярдәм кирәк. Аларга психологка мөрәҗәгать итәргә киңәш ителә. 

Тормыш упкыны 
Наркотиклар тозагына эләккән кешеләрнең язмышлары төрле: кемдер тормыш авырлыкларына түзә алмыйча упкынга чума, кемдер исә начар компаниягә эләгеп, иптәшләре артыннан кабатлый. Мәсәлән, Марк исемле егет. 

Аның турында сөйләгәнче, шуны билгеләп үтик: монда аның фотосурәтләре булмаячак. Исемен дә ул үзе уйлап тапты. Хезмәттәшләренең һәм яңа танышларының аның хаталары турында белүләрен теләми. Берничә ай элек ул яңа тормыш башлады... 

Марк гади гаиләдә туып-үскән: әти-әнисе, энесе булган. Мәктәптә, күп кенә малайлар кебек үк, «дүрт» ле һәм «өч» ле билгеләренә укыган. Әти-әнисе балаларын барлык кирәкле әйберләр белән тәэмин итәргә тырышканнар: яхшы кием, тәмле ризык, күпсанлы секцияләр. Малай спорт белән шөгыльләнергә яраткан: каратэ, бокс, көрәш белән мавыккан, ишегалдында дуслары белән футбол уйнаган. 

Егет, мәктәпне тәмамлап, Казанга китә. Эшкә урнашып, яңа урында тормыш башлый. Үзе сөйләвенчә, 21 яшендә аның язмышы туры юлдан упкынга тәгәри башлый. Ул Түбән Камага әти-әнисе янына килә: «Мин өйгә кайтырга җыенуымны беркемгә дә әйтмәдем. Килдем, ишегалдында бабайның машинасын күрдем. Ә миңа нәкъ шул көнне берничә җиргә эш белән барырга кирәк иде. Мин машинаны алдым, ә шалтыратырга да, кисәтергә дә оныттым. Бабай автомобильнең ишегалдыннан югалганын күреп, полиция чакырткан, урлау турында хәбәр иткән, гариза язган. Мин өйгә кайтканда, мине көтәләр иде инде. Факт буенча «Урлау» маддәсе буенча җинаять эше кузгаттылар. Шуннан соң мин 2,5 елга төрмәгә эләктем», — дип искә ала ул.

Иреккә чыкканнан соң, Марк начар компаниядәгеләр белән аралаша башлый. Яшьләр закон бозып яшәгәннәр, күп эчкәннәр һәм наркотиклар кулланганнар. Шуларны күреп, Марк та читтә кала алмаган. «Мин көн саен аларның тоз иснәвен һәм аларга ничек рәхәт булып китүен күрдем. Кызыксыну торган саен арта барды. Бервакыт сынап карарга рөхсәт сорадым. Мине беренче тапкырдан ук «эләктереп алды», нәтиҗәдә бәйлелек башланды. Торган саен күбрәк теләдем», — дип сөйли Марк. Үзенең беренче тапкыр наркотиклар куллануын ул начар хәтерли: ул вакытта туктамыйча сөйләргә теләвен, көч килүен сизүен әйтә. Давыллы төннең нәтиҗәләре икенче көнне ачыклана — апатия, бөтен дөньяга ачу һәм тирә-юньдәгеләргә карата нәфрәт. Тормышның якты буяуларын кайтару өчен Маркның яңадан наркотиклар иснисе килә һәм... капкын ябыла. Башкалага кайту турында оныта.

Егет бу халәттән алкоголь ярдәмендә качарга тырышып караган, ләкин берни дә барып чыкмаган. Тозларга башка төр наркотиклар өстәлгән. «Ул вакыттагы дусларым арасында кемнеңдер вена аша наркотиклар куллана башлаганын күргәч, мин курыктым. Китәргә теләдем, ләкин булдыра алмадым» — дип аңлатты ир-ат. 

«Әни, миңа ярдәм кирәк!»
Накотикларны шулай еш куллану берничә айга сузыла, Марк «марафоннарга» хәтле җитә. Бервакыт ул 14 көн йокламаган, ашамаган, эчмәгән, ике атна эчендә тормышында бер генә максат булган — тозның чираттагы дозасын алу. Ниһаять, аңына килеп, ул өенә кайта, юына һәм карашы көзгегә төшә. Аңа корышкан йөзле, эчкә баткан яңаклы, чәчләре тузгыган, ә күзләрендә — акылсызлык чалымнары булган таныш булмаган кеше карап тора. «Мин ул чагында бик нык курыктым, миңа көзгедән зомбилар турындагы фильмнардагы кебек йөри торган мәет карап тора шикелле тоелды. Аз гына вакыт узсын, мин юкка чыгачакмын бит, дип уйладым. Шуннан соң мин әни янына килдем һәм миңа ярдәм кирәк, үзем бу бәладән чыга алмаячакмын, дидем. Әти-әни миңа ярдәм итәргә тырышып карады, ләкин наркотик көчлерәк булып чыкты», — дип искә ала ир-ат. 

Бервакыт ул, чираттагы «закладка» алырга барганда, аны полиция тоткарлый. Ул вакытта Марк бернидән дә курыкмаган, чираттагы дозаны алу мөмкинлеген югалтуы гына кәефен төшергән. 

Наркотиклар кулланганы өчен Марк 3,5 елга төрмәгә эләгә. Камера бусагасын атлап кергәч кенә, ул үз тормышының кая баруын аңлый. «Вөҗдан газабы, әхлакый бушлык, оят, үземнең кирәксезлегеңне тою — озак вакыт мин шул уйлар белән яшәдем. Алар миңа ул вакытта бүтән болай яшәргә теләмәвемне аңларга ярдәм итте», — ди ул. 

Ләкин наркотиклар аны болай җиңел генә җибәрергә җыенмый. Икенче тапкыр иреккә чыккач, Марк шул ук дуслары янына әйләнеп кайта, начар гадәтләрен куа. Законсыз матдәләрдән читкә тайпылырга бер очрак ярдәм итә аңа. 2023 елның декабрендә ул исерек килеш руль артына утыра. Маркны ГАИ хезмәткәрләре туктата, суд бу юлы аны мәҗбүри дәвалануга җибәрә. Март аеннан ул «чиста». 

Хәзер аңа 29 яшь, ул эчми, тәмәке тартмый, авыр булса да, эшкә урнашкан. Барысы да яхшы булыр иде, ләкин сәламәтлеге какшаган — озак вакыт наркотиклар куллану аркасында Маркның оча-бот буыны җимерелгән.

Операциягә юлламаны аңа «Бумеранг» авыр тормыш хәлендә калган затларга ярдәм үзәгенең коммерцияле булмаган оешмасы егетләре алырга ярдәм иткән. Хәзер Марк беркем белән аралашмый, шәхси тормышы да барып чыкмый: «Мәхәббәт корырга ашыкмыйм, башта миңа үземне җайларга кирәк. Яңа танышлардан куркам, үтеп баручы һәркемдә куркыныч күрәм: әгәр ул наркоман булса, мине тагын шул упкынга ташлаячак. Барыннан да бигрәк мин кире наркотикларга кайтудан куркам. Ләкин кайчан да булса минем һичшиксез үз йортым, хатыным һәм балаларым булачак». 

Автор фотосы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев