Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Кама муниципаль районында 2023 елда социаль челтәрләрдә кылынган 1357 җинаять теркәлгән

Узган ел белән чагыштырганда мондый җинаятьләр саны 49,6 процентка арткан.

Бу хакта «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә мәгълүмат үзәге директоры Максим Шаронов хәбәр итте. 

«Мондый җинаятьләрне ачу катлаулы, чөнки сезне алдаучының кем һәм кайдан булуын билгеләү мөмкинлеге аз, чөнки ул башка төбәктән яки башка илдән булырга мөмкин», — диде ул. 

Максим Шаронов алдартазлардан саклану ысуллары турында да сөйләде.

«Смартфонда логиннарны һәм парольләрне ачык килеш сакларга ярамый. Аларны саклау өчен эчке системаны яки махсус кушымтаны кулланырга кирәк. Банк карталары номерларын, куркынычсызлык кодларын карталар белән бергә сакларга ярамый», — диде мәгълүмат үзәге директоры.

Ул шулай ук электрон түләүләрнең актив үсүе, онлайн сатып алулар белән бәйле рәвештә, маркетплейсларда алдауның яңа заманча формалары үсеш алуын да искәртеп узды. 

Алдартазлар тозагына капмас өчен Максим Шаронов куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә киңәш итте.

«Профильдә үзегез турында артык мәгълүмат куймагыз, әңгәмәдәшегез танышыгызга сылтама ясаса да, таныш булмаган кешеләрнең шалтыратуларына һәм хәбәрләренә ышанмагыз. Счетларыгызны саклау максатыннан ике факторлы аутентификация һәм пароль куегыз. Саннар һәм хәрефләр генә түгел, ә махсус символлар кулланыгыз. Акча күчерер алдыннан счетларның һәм төркемнәрнең ялган булмавын тикшерегез», — диде М. Шаронов.

Фото freepik. com

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев