Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Кама мөхтәсибәтендә «Намаз — бәхет ачкычы» проекты төгәлләнде

Якшәмбе көннәрендә узган 5 дәрес барышында 23 ир-ат һәм 56 хатын-кыз дөрес итеп намаз укырга өйрәнде.

Түбән Кама шәһәренең Җәмигъ мәчетендә «Намаз — бәхет ачкычы» курслары төгәлләнде. Якшәмбе көннәрендә узган 5 дәрес барышында 23 ир-ат һәм 56 хатын-кыз дөрес итеп намаз укырга өйрәнде. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Проект тәмамлану уңаеннан хатын-кызлар өчен яулык бәйләү буенча мастер-класс узды һәм һәр хатын-кыз яулыклы булды.

Барлык катнашучылар — ир-атлар да, хатын-кызлар да проекттан канәгать калды: намаз укырга өйрәнү җиңел бирелде, диелә хәбәрдә.

Фото: ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев