Түбән Кама мөхтәсибәте махсус хәрби операция зонасында «Чулман» блиндаж мәчете ачты
Мәчетнең мәйданы 12 квадрат метр һәм ул 10га якын кешене сыйдыра.

Түбән Кама мөхтәсибәте махсус хәрби операция зонасында 430нчы полкта хәрбиләр өчен блиндаж мәчете төзүдә ярдәм күрсәтте. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Блиндаж мәчете булдыру бурычын хәрби часть командованиесе ротаның «Мөслим» исемле замполиты алдына куя — ул Түбән Кама районыннан мобилизацияләнгән офицер.
Түбән Кама районы мөселманнары һәм мөхтәсибәт активистлары бу идеяне тормышка ашыру өчен зур өлеш кертә: келәм алып бирә, диварга һәм түшәмгә баннерлар ясый, люстра һәм электр җиһазлары сатып алалар.
Әлеге эштә Түбән Кама районы имам-мөхтәсибе Салих хәзрәт Ибраһимов һәм Түбән Кама мөхтәсибәтендә гуманитар ярдәм өчен җаваплы Габделхәким хәзрәт Яруллин, шулай ук волонтерлар катнаша.
«Мөслим» барлык кирәкле материалларны үз машинасында Түбән Камадан полк урнашкан урынга илтеп тапшыра. Полк командованиесе чокыр казый, анда мөселманнар өчен дә, христианнар өчен дә дини йолалар үткәрү өчен җиһазландырылган бүлмәләр булдырыла. Ремонт тәмамланганнан соң блиндаж мәчетне ачып, аңа «Чулман» дип исем бирәләр.
Мәчетнең мәйданы 12 квадрат метр һәм ул 10га якын кешене сыйдыра. «Чулман» мәчетенең имамы — Чистай районыннан мобилизацияләнеп килгән имам, ул офицер (капитан).
«Чулман» мәчете янында тәһарәт алу урыны да бар.
Фото: ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
            
Нет комментариев