Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Кама мэры Рамил Муллин 20 мохтаҗ кешегә район газеталарына язылу бүләк итте

«Якыннарыбыз сезнең өчен!» акциясе бу язылу кампаниясендә дә дәвам итә.

2024 елның икенче яртысына газета-журналларга язылу компаниясе башлану турында хәбәр иткән идек инде. Шул ук вакытта 8 апрельдән «Язылу ункөнлеге» дә башланды. Ул 18 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. 

Әлеге акция барышында «Туган як» газетасын өй адресына китерү өчен 663 сум 96 тиеннән язылып булачак. Бу ункөнлектә альтернатив язылучыларга да ташлама ясыйбыз. Редакциянең үзенә килеп, альтернатив язылучылар (эш урыннарына, мәктәпләргә, балалар бакчаларына һ.б. урыннарга китерә торган итеп) — 432 сумнан, «Туган як» ны редакциянең үзенә килеп алучылар 387 сумнан языла ала. 

Бу атна башында, шәһәр хакимияте бинасында, җитәкчеләрнең «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсе башланыр алдыннан, җирле матбугат чараларына яздыру оештырылды. Бу көнне җитәкчеләр «Туган як» һәм «Нижнекамская правда» газеталарына язылдылар. Шулай ук газетага үз туганнарын, якыннарын һәм социаль яктан якланмаган гражданнарны: ветераннарны, аз керемлеләрне, инвалидларны һ.б. яздыру мөмкинлеге дә тудырылды. 

Беренчеләрдән булып, муниципаль район башлыгы, Түбән Кама мэры Рамил Муллин мәрхәмәтлелек акциясенә кушылды. Ул газетага үзе дә язылды, шул ук вакытта шәһәрдә чыга торган татар һәм рус газеталарына 20 мохтаҗ кешене яздырды. Ул башка җитәкчеләргә мөрәҗәгать итеп: «Әйдәгез, барыбыз да бу мәрхәмәтлелек акциясенә кушылыйк, җирле басмаларга ярдәм итик. Дөньядагы вәзгыятькә күз салсак, без газеталарга кире кайтабыз, шуңа күрә редакция коллективларын саклап калыйк, журналистларыбызга ярдәм итик. Шәхсән үзебез генә язылып калмыйк, хәйрия акциясенә дә кушылыйк, мохтаҗларга, социаль учреждениеләргә, якыннарыбызга, әти-әниләребезгә газетага язылуда ярдәм итик», — диде Рамил Хәмзә улы. 

Чыннан да, «Якыннарыбыз сезнең өчен!» акциясе бу язылу кампаниясендә дә дәвам итә. Монда инде эшмәкәрләр яисә җитәкчеләр генә түгел, теләсә кем катнаша һәм якыннарын сөендерә ала. 

«Туган як» ка шәһәрдәге һәм райондагы теләсә кайсы почта бүлегендә, «Россия Почтасы» сайты аша, Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәтләре порталында, шулай ук Химиклар проспектындагы 64а йортында урнашкан редакциядә язылырга була. 

Белешмәләр өчен телефон: 43-17-57.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев