Түбән Кама мэры Радмир Беляев шәхси сораулар буенча гражданнарны кабул итте
Шәһәр җитәкчесе һәр мәсьәләгә мөмкин кадәр күбрәк вакыт бирергә тырышты.
Түбән Кама мэры Радмир Беляев гражданнарны кабул итте, аңа бизнес вәкилләреннән, шәһәр халкыннан сораулар һәм торак шартларын яхшырту буенча үтенечләр килде.
Шәһәр җитәкчесе һәр мәсьәләгә мөмкин кадәр күбрәк вакыт бирергә тырышты. Инвалид Әлфия Газизовага фатир мәсьәләсендә ярдәм итәргә вәгъдә иттеләр. Якын арада барлык мөмкин булган вариантлар да каралачак.
Бизнесмен Вадим Шандыров юридик хезмәтләр күрсәтү буенча үз үзәген ачарга тели. Әмма төзелешкә рөхсәт алу белән кыенлыклар туган.
«Мин сезне эшмәкәр буларак аңлыйм, сез катлаулы вәзгыятькә эләктегез, сезнең эшләргә, үсәргә теләгегез бар. Сез монда сатып алдыгыз, әмма шәһәр советы бар, ул карар кабул итәчәк», — дип җавап бирде Радмир Беляев.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев