Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Кама мэры педагогларны Укытучылар көне белән котлады

Россиядә Укытучылар көне 1994 елдан бирле билгеләп үтелә.

5 октябрьдә Укытучылар көне билгеләп үтелә. Бу барлык укытучыларның һәм мәгариф өлкәсендә эшләүчеләрнең һөнәри бәйрәме.

Түбән Кама халкына котлау сүзләре белән шәһәр мэры Рамил Муллин мөрәҗәгать итте.

«Сез балаларның дөньяга карашын формалаштырасыз, Ватаныбызның чын патриотларын тәрбиялисез. Сез зур хөрмәткә лаек», диелә башлык котлавында.

Муллин укытучыларга зирәклек, сабырлык һәм яраткан эшләренә тугры булып калулары өчен рәхмәт белдерде, шулай ук сәламәтлек, бәхет, бетмәс энергия һәм иҗади үсеш теләде.

Россиядә Укытучылар көне 1994 елдан бирле билгеләп үтелә. Элек бу һөнәри бәйрәм октябрьнең беренче якшәмбесенә туры килә иде.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев