Туган як

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Түбән Кама мэры Беренчеләр йорты ачылышына әзерлекне тикшерде

Түбән Кама мэры Радмир Беляев һәм «Беренчеләр хәрәкәте» җитәкчесе Тимур Сөләйманов Беренчеләр йорты ачылышына әзерлекне тикшерде. Заманча объект апрель аенда ачылачак, дип көтелә.

Бинаның беренче каттагы баганаларны бизәүгә аерым игътибар бирелгән: хәзер анда барлык кызларның һәм малайларның исемнәре язылган - балалар килеп, үзләрен таба, карый һәм фотога төшә алачак.

Баганаларның икенче ягында рус һәм татар телләрендә язылган мотивацион табличкалар урнаштырганнар. Беренче кат коридорында яшүсмерләр рәсемнәре күргәзмәсе өчен зона әзерләнгән.

Түбән Каманың мактаулы гражданины Илдус Садыйков бюсты да беренче катта урнаштырылган.
Икенче кат бәйрәмнәр һәм мәдәни чаралар уздыру урыны булачак: монда тантаналы рәвештә паспортлар тапшырылачак, дискотекалар һәм мастер-класслар үткәреләчәк.

«Ремонт төгәлләнде диярлек, пәрдәләрне элеп куясы һәм җиһазларны урнаштырасы калды. Бина яшьләребезне шатландырсын өчен ачылышка кадәр барысын да эшләячәкбез»,  — дип белдерде Радмир Беляев.

«ВКонтакте»да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев