Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Түбән Кама медицина көллияте» студентлары этләр приютын кардан чистартырга ярдәм иткән

Медицина көллияте «Яхшы куллар» приютын шефлыкка алды.

«Түбән Кама медицина көллияте» студентлары иртәдән үк «Яхшы куллар» этләр приютына килделәр һәм оешкан төстә территорияне кардан чистарта башладылар.

Приютта 55 будка бар, аларның кайберләре инде яртысына кадәр кар белән капланган. Әгәр нәкъ менә хәзер чистартмасаң, этләр үз ояларына керә алмаячаклар һәм тышта туңачаклар. Ярдәм сорап мөрәҗәгать иткәч, студентлар бик теләп ризалашканнар.

«Эт — кешеләрнең тугры дусты. Кеше сиңа хыянәт итәргә дә мөмкин, этләр һәрвакыт эчкерсез булып кала. Ул сине беркайчан да ташламый. Кар күп яуды, дусларга ярдәм кирәк», — ди студент Искәндәр Галләмов. 

Приютта тәрбияләнүче этләр бу егетләрнең яхшы ниятләр белән килгәннәрен шунда ук сизеп алганнар. Алар коткаручыларын иснәп кенә калмаганнар, ә алар янына килеп сырпаланырга, назланырга да җөрьәт иткәннәр...

Медицина көллияте «Яхшы куллар» приютын шефлыкка алды. Студентларның остазы Геннадий Ватрушин да яшьләрдән калышмыйча эшли. Ул да алар белән беррәттән кар көри. «Без авылда үстек, көрәк белән дуслыгыбыз бар. Эш бик авыр түгел, җиңел бирелә. Менә яшь буынны да эшләп үсәргә өйрәтәбез», — ди ул елмаеп. 

Кар күп, волонтерларга зур территорияне үз куллары белән чистартырга туры килде. Мондый чакта, ират ярдәме беркайчан да булмаганча урынлы, чөнки кар тыгыз, аны чистартырга күп көч сорала.

Приюттагылар ярдәм итәргә теләүчеләргә һәрвакыт риза, чөнки анда эш бик күп. Хәзер иске вагонны җылыткыч белән тышларга, ә кайбер вольерлардагы челтәрләрне алыштырырга кирәк. Гомумән, монда бернинди ярдәмнән дә баш тартмыйлар. 

«Приют территориясеннән карны чыгару өчен безгә кечкенә булса да төягеч кирәк. Чөнки эш күп вакыт сорый. Болай булса язын безне су басачак. Узган ел кар күп булмаса да, су астында калдык, чөнки приют түбәнлектә урнашкан» — дип аңлатты «Яхшы куллар» приюты җитәкчесе Оксана Калашникова.

Медицина көллияте студентларына хәзер анда еш булырга туры килер. Кирәк булганда ярдәм итәргә алар һәрвакыт әзер. Ә дүрт аяклы дуслары (алар монда 125) яңа танышлары белән яңа очрашуларны көтә. 

Вера Моратова

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев