Туган як

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Түбән Кама мәктәпләрендә иминлек таләпләренең үтәлеше тикшерелә

Мәгариф учреждениеләрендә иминлек мәсьәләсенә ни дәрәҗәдә игътибар бирелә? Махсус комиссия әнә шуны тикшерә. Аның составына Башкарма комитет вәкилләре, прокуратура һәм Росгврадия хезмәткәрләре керә.

«Адымнар» гимназиясендә укучыларны ике урында тикшерәләр: урамдагы контроль пунктында һәм мәктәп ишеге янында. Монда металл үткәргечләр урнаштырылган. Ул тавыш биргән очракта, балаларның букчаларын өстәмә карыйлар.

Биредә бер меңнән артык бала укый. Иртәнге якта чират булдырмау максаты белән укучыларның килү вакытын үзгәрткәннәр: башлангыч сыйныфлар - сигезенче яртыга, өлкәнрәк класслар  7 сәгать 40 минутка җыела, дип белдерде гимназия директоры.

Махсус комиссия мондый тикшерүләрне даими рәвештә үткәрә. Белгечләр мәгариф, социаль учреждениеләргә һәм кешеләр күпләп йөри торган урыннарга аерым игътибар бирәләр.

«ВКонтакте»да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев