Түбән Кама мәктәпләре Бөтенроссия юл хәрәкәте иминлеге атналыгына кушылды
Түбән Кама мәктәпләре укучыларына юлларда үз-үзеңне куркынычсыз тоту кагыйдәләре турында искә төшерәләр.
«Юл хәрәкәте иминлеге» учреждениесенең Түбән Кама бүлекчәсе башлыгы Илсөя Сафонова сөйләвенчә, чаралар Бөтенроссия юл хәрәкәте иминлеге атналыгы кысаларында уза.
Мәсәлән, 3 нче мәктәптә укыту видеороликларын карау белән «Имин тәнәфес» оештырганнар, 29 нчы мәктәптә — ЮИД командасына яшь инспекторларны җәлеп итү өчен «Балалар хәрәкәтләре ярминкәсе» үткәргәннәр.
Моннан тыш, 19 нчы мәктәптә танып-белү викторинасы узган, 33 нче мәктәп укучылары автошәһәрчеккә барганнар. Шулай ук барлык мәгариф оешмаларында мәктәп радиосы эшли һәм «Куркынычсызлык минутлары» үткәрелә.
«Мондый куркынычсызлык дәресләрен ата-аналар да хуплар дип өметләнәбез. Иминлек гаиләдән башлана бит», — диде Илсөя Сафонова.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев