Түбән Кама мәгариф идарәсенә яңа җитәкче билгеләнде
Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитетының мәгариф идарәсен Рөстәм Хуҗин җитәкләде
Аны 16 февральдә, «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, Түбән Кама мэры Радмир Беляев тәкъдим итте.
«Рөстәм Ниязович – тәҗрибәле педагог һәм җитәкче. Мәгариф системасында эшләү тәҗрибәсе зур, ул укытучыдан алып югары дәрәҗәдәге идарәчегә кадәр юл үткән», — диде Радмир Беляев.
Рөстәм Хуҗин – Яр Чаллыдан. 2025 елның 1 сентябреннән Яр Чаллы дәүләт педагогика университетының индустриаль-педагогика көллияте директоры вазифасын башкарган. 2020 елдан 2025 елның июленә кадәр җирле мәгариф идарәсен җитәкләгән. Моңа кадәр Рөстәм Хуҗин ике мәктәптә директор, яшүсмерләр клублары системасында, мәгариф идарәсендә һәм яшьләр үзәгендә эшләгән.
Исегезгә төшерәбез, 2021 елдан 2026 елга кадәр Түбән Кама муниципаль районы мәгариф идарәсе җитәкчесе Айдар Гарифуллин булды. Эштән киткәч, ул Казан инновацион университетының Түбән Кама филиалы директоры итеп билгеләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев