Туган як

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Түбән Кама мәчетләрендә беренче тәравих намазы укылды

Бүген Рамазан аеның беренче көне. Мөселманнар уразага керде. Быел ул 29 көн дәвам итәчәк.

Дин кардәшләр таң атканнан алып, кояш баеганчыга кадәр ашау-эчүдән тыелып, мөмкин кадәр күбрәк яхшылыклар кылырга тырышачаклар. Рамазан – ул ризыкның кадерен, мохтаҗларның хәлен белә, сабыр итә, игелекле эшләр кыла торган ай. Мәчетләрдә җәмәгать белән беренче Тәрәвих намазы укылды.

Мәчеттә – дистәләгән мөселман. Түбәнкамалылар беренче тәравих намазына җыела. Ул Рамазан аенда укыла торган дога. Ястү намазыннан соң, мөселманнар туганнары, якыннарына рухына дога кылып, барчабызга сәламәтлек, ил тынычлыгы телиләр.

«Ошбу ае изгелек, тәүбә ае. Аллаһ Тәгалә безгә ошбу айны тиешле дәрәҗәдә үткәрергә көч-кодрәт бирсен. Изгелектә булыйк. Якыннарыбызга ярдәм итик. Яхшылыкка үзгәрергә насыйп булсын».

Бүген мөселманнар беренче көн уразага керде. Бер ай дәвамында дип кардәшләр таң атканнан алып, кояш баеганчыга кадәр ашау-эчүдән тыелып, мөмкин кадәр күбрәк яхшылыклар кылырга тырышачаклар. Ураза башлануын мөселманнар күтәренке рухта кадерле кунак кебек көтеп алалар.

«Бүген инде ураза тәртипләре турында сөйләделәр. Хәзрәт барысын да аңлатып сөйләде. Безгә ошабы. Мөселманнарга исән-сау уразаларны тотарга насыйп итсен».

«Аллаһ безгә исәнлек-саулык бирсен. Ураза тотканда җиңеллек бирсен. Догалар кабул булсын»
Бүген мәчеттә беренче ифтар кичәсе үткәреләчәк. Көн дә 450дән артык ир-ат өчен табын кору планга кертелгән. Хатын-кызларга өйдә калырга киңәш итәләр. Балалар, туганнар бер табын артына җыелу – күркәм һәм саваплы гамәл.

«ВКонтакте»да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев