Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Түбән Кама лицеенда яшь инженерлар спагеттидан манаралар төзеделәр

Фәнни ачышлар һәм гадәти булмаган алымнар. 24 лицейда «Токмач-CRAFT» дигән фестиваль узды. Яшь инженерлар спагеттилардан маналар төзүдә көч сынашты. Ярышларда 7 нче сыйныф укучылары – барлыгы 12 команда катнашты.

Балаларга тотрыклы корылма торгызу өчен зирәклек һәм җитезлек күрсәтергә туры килде. Кемнең конструкциясе иң биек, чыдам һәм матур килеп чыкканын безнең төшерү төркеме белеште. 
Җилем пистолеты һәм бер төргәк спагетти. Яшь архитекторлар аларның менә дигән төзелеш материалы булуын исбатладылар! Ике сәгать эчендә берсеннән-берсе үзенчәлекле манаралар үсеп чыкты.

«Балаларның башняларының биеклеге һәм ныклыгы каралачак. Биеклеген һәрберсе үзе карый. Ничек төзи, ясый ала»

Балаларга тотрыклы корылма торгызу өчен зирәклек һәм җитезлек дә күрсәтергә туры килә. Жюри әгъзалары манараларның биеклеген генә түгел, чыдамлыгын, матурлыгын да бәялиләр. 24 нче лицейда оештырылган «Токмач-CRAFT» фестивалендә төрле мәктәпләрдән 12 команда катнаша.

«Кайбер балалар әзер килгәннәр. Аларның инженерлык  сәләтләрен карыйбыз. Балалар кызыксыналар, бик теләп эшлиләр. Аларга күңелле булсын дип тә тырыштык».

Беренчелекне   24 лицей командасы яулый. Нурсолтан Айметдинов белән Әмир Зәйнуллин 98 см биеклектәге манара төзиләр. Икенче урынга 35 лицей укучылары кала. Көчле өчлекне 12 мәктәп командасы йомгаклый. Җиңүчеләргә дипломнар һәм сертификатлар бүләк ителә. Мавыктыргыч инженерлар фестивале Түбән Камада икенче ел оештырыла.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев