Түбән Кама коррекция мәктәбе укучылары «Игелекле йөрәкләр» төркеме волонтерлар хәрәкәтенә кушылдылар
Түбән Камада «Игелекле йөрәкләр» төркеме волонтерлар төркеме үз эшчәнлеген киңәйтүен дәвам итә, фронтка ярдәм итүгә битараф булмаган шәһәрдәшләрне җәлеп итә.
Бүген Химиклар проспектындагы, 72 б адресы буенча урнашкан гуманитар ярдәм җыю пунктына 18нче коррекция мәктәбенең 6а сыйныфы укучылары килде.
Волонтерлар җитәкчелегендә балалар беренче тапкыр үз куллары белән коры душ ясадылар – бу алгы сызыктагы сугышчылар өчен алыштыргысыз әйбер.
Оештыручылар билгеләп үткәнчә, 18нче коррекция мәктәбе белән хезмәттәшлек күптәннән җайга салынган, һәм хәзер алтынчы сыйныф укучыларының уртак эшкә үз өлешләрен кертү чираты җиткән. Малайлар һәм кызлар ясау процессын тиз үзләштерделәр һәм зур кызыксыну белән эшкә керештеләр.
Химиклар проспектындагы, 72б адресы буенча гуманитар ярдәм кабул итү пунктында күпкырлы ярдәм күрсәтелә. Азык-төлектән алып көнкүреш техникасына кадәр – барысы да кулланылыш табачак. Пункт көн саен иртәнге 9:00 дән кичке 6га кадәр эшли.
«Фронтта безнең ярдәмне көтәләр, – ди иреклеләр. – Сугышчылар туган яктан килгән һәр посылкага шат. Зур эшкә кушылыгыз!»
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев