Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Кама клиник-диагностика поликлиникасында йөрәк авырулары турында лекция узды

Йөрәк авырулары булганда үзеңне аеруча сакларга кирәк.

Йөрәк авырулары белән ничек яшәргә, үзеңне ничек тотарга һәм көтмәгәндә хәл начарланса, нишләргә? Хроник йөрәк авырулары булган пациентларга боларның барысы турында «Пациент мәктәбе» ндә сөйләделәр. 

Хәзер бөтен ил буйлап «Пациент мәктәбе» уза, анда йөрәк авырулары булган кешеләргә, аларның туганнарына һәм барлык теләүчеләргә мондый чирләр белән ничек яшәргә кирәклеге турында җентекләп аңлаталар. Түбән Камада лекция клиник-диагностика поликлиникасында узды.

Йөрәк авырулары турындагы лекцияләр хакында ишеткәч, Нәзифә Бәйрәмова аны барып тыңларга булды. Хатын үзе белән йөрәк авыруларыннан интегүче сеңлесен һәм күршесен иярткән. Түбәнкамалы бу белемнәрнең артык булмаячагына ышана: алар үзләренең чирләре турында күбрәк беләчәкләр, ә ул үзе якыннарына ничек ярдәм итәргә икәнен өйрәнәчәк. «Мин бу лекциягә йөрәк белән проблемалар барлыкка килгән очракларда нишләргә икәнен белү өчен килдем. Сеңлемнең һәм күршемнең йөрәк белән проблемалары бар, килүемнең сәбәбе бигрәк тә алар өчен», — ди Нәзифә Бәйрәмова. 

«Пациент мәктәбе» ндәге әңгәмәгә хроник йөрәк җитешсезлеге булган кешеләрне чакыралар, алар диспансерда исәптә торалар бит. Лекцияләрдә табиб йөрәк авырулары белән ничек озак яшәргә һәм хәл начарланса нишләргә икәнен сөйли. «Әгәр күкрәк сөягендәге көчле авыртулар сул кулда, калак сөягендә, муенда, телнең сул ягында беленсә — бу стенокардия. Бу очракта нитроглицеринлы препаратлар кабул итәргә һәм ашыгыч ярдәм чакыртырга кирәк», — дип аңлатты үзәк район хастаханәсе кардиологы Зөлфирә Бигашева. 

Түбән Камада күптән инде югары технологияле җиһазлар ярдәмендә йөрәккә катлаулы операцияләр ясыйлар. Кардиологлар көн саен кискен миокард инфаркты булган пациентка операция ясый. Шулай ук баллонлы ангиопластика, аорта эндопротезлау, йөрәк клапаннарын протезлау һ.б. хирургия операцияләре үткәрәләр — болар скальпель һәм наркозларсыз операцияләр. «Хәзер без бик бай: бездә коронарография бар, бездә бу процедураны үткәрәләр, стентлар куялар һәм авыру кешеләр стационардан сәламәт диярлек чыгалар. Дәвалану — региональ чаралар хисабына. Бу гомерне озынайта һәм тормыш сыйфатын яхшырта», — дип билгеләп үтте Зөлфирә Бигашева. 

Шулай да күп нәрсә кешенең үзеннән тора, диләр табиблар. Йөрәк авырулары булганда үзеңне аеруча сакларга кирәк — алкоголь кулланмаска, тәмәке тартмаска, дөрес тукланырга һәм көчеңнән килгәнчә физик күнегүләр белән шөгыльләнергә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев