Түбән Кама китапханәсендә «Иҗади учак җылысы» үтте
Чарада Чаллы, Әлмәт, Чистай, Алабуга, Мөслим, Минзәлә, Кама Аланы бистәсе иҗатчылары катнаша.
Якшәмбе көнне, Түбән Каманың Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханәсендә «Иҗади учак җылысы» дип аталган чара үткәрелде.
Китапханәгә Чаллы, Әлмәт, Чистай, Алабуга, Мөслим, Минзәлә, Кама Аланы бистәсе һәм «Кама таңнары» әдәби берләшмә язучылары-шагыйрьләре килде, дип хәбәр ителә китапханәнең ВК бергәлегендә.
«Иҗади учак җылысы» әдәби мәйданы әлеге берләшмә язучыларының тормышчан әсәрләре, моңлы җырлары, шигырьләре белән үрелеп бара.
Махсус хәрби операция зонасына 25 мәртәбә барып, андагы барлык авырлыкларны үз күзләре белән күргән Мөслим егете Рузил Минһаҗев үзенең яшьләрдән генә торган төркеме белән чыгыш ясап, һәркемнең күңел кылларына кагыла, яшәү гаме, тормыш кыйммәтләре турында уйланырга мәҗбүр итә.
«Әдәби мәйданга җыелган һәр язучы үзенә илһам, иҗат ялкыны алды», — диелә хәбәрдә.
Фото: https://vk. com/club82992103
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев