Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Кама китап бүләк итү акциясенә кушылды

Ул Халыкара китап бүләк итү көненә багышланган.

Түбән Кама педагогика көллияте китапханәсендә «Мәхәббәт белән китаплар бүләк итегез» дигән Бөтенроссия акциясе уза. Ул Халыкара китап бүләк итү көненә багышланган.

Акциянең асылы — китап һәм укырга яратучыларны берләштерү. Китапханәдә китап алмашу мәйданчыгы оештырылды, әдәби викториналар узды, балалар өчен алар яраткан әсәрләр яңгырады, китап кыстыргычлары ясау буенча мастер-класс үткәрелде.

Балалар китапханәсенең беренче катында күргәзмә урнашкан, анда китапханә өчен китаплар калдырырга, ошаган китапны алырга, алмашырга, шулай ук стендта кызыклы китапны һәм аның авторын билгеләргә була. Акция 3 мартка кадәр дәвам итәчәк.

Фото: социаль челтәрләр

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев