Түбән Кама кешесе биржада акча эшләргә теләп акчасыз кала
Түбән Камада 19 яшьлек егет биржада сату итәргә тырышып, зур суммадан мәхрүм калган.
Сату итү турындагы тәкъдимне ул мессенджерларның берсендә алган.
Шундый эш тәҗрибәсе булганлыктан, түбәнкамалы уйламыйча ризалаша. Ул тәкъдим ителгән кушымтаны телефонына урнаштыра һәм үз акчаларын электрон кошелек балансына кертә.
Берникадәр вакыттан соң билгесезләр үтенече буенча түбәнкамалы аларга үзенең шәхси кабинетына керү мөмкинлеге бирә, берникадәр вакыттан ул акчаларының юкка чыгуын күрә.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, китерелгән зыян суммасы 230 мең сум тәшкил иткән.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев