Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Кама керәшеннәренең этномәдәният җәмгыяте вәкилләре 75 нче балалар бакчасына уникаль китап бүләк итте

Үз чиратында бакча мөдире керәшеннәрнең музеена үзе бәйләгән палантин бүләк итте.

Шундый кешеләр бар, алар һич тынгы белми торган эшчәннәр һәм тырышлар. Эш өчен янып көеп йөргән һәм үзләре артыннан башкаларны да ияртә белгән җитәкче-лидерлар күп түгел. Шуларның берсе — шәһәребезнең 75нче балалар бакчасы мөдире — Любовь Николаевна Эргерт. Аның өчен «җитәкче» булу вазыйфа гына түгел, ә яшәү рәвеше дә. Җитәкче буларак, ул балалар бакчасының чәчәк атуын, хезмәткәрләргә уңайлы шартлар тудыруны максат итеп куя. Любовь Николаевна балалар бакчасының матди-техник базасын яхшырту, мәктәпкәчә белем бирү дәрәҗәсен һәм педагогларның һөнәри үсешен арттыру өчен армый-талмый эшли. Тырыш хезмәтенең нәтиҗәсенә төрле конкурсларда күпсанлы җиңүләр шаһит. Балалар бакчасының дәрәҗәсе югары, хезмәткәрләре белемле һәм тырыш булгач, ата-аналар да балаларын ышанып тапшыра. Сабый күңелен алдап булмый — алар бакчага теләп йөри икән, димәк аңа биредә ошый дигән сүз. 

75 нче балалар бакчасында һәр төркем үзенчәлекле стильдә бизәлгән, һәр төркемнең үз юнәлеше бар. Любовь Николаевна тырышлыгы белән чуаш мәдәниятен өйрәнүче төркем уңышлы гына эшләп килә иде, озакламый биредә керәшен мәдәниятен өйрәнүгә юнәлдерелгән төркем ачылачак. Әле күптән түгел генә керәшеннәрнең этномәдәният җәмгыяте вәкилләре Эльмира Гыйльметдинова белән Ольга Вәлиуллина бакчада кунак булып киттеләр. Эльмира Римовна бүләк итеп керәшен җәмгыяте эшчәнлеге турында китап (ул бик аз тираж белән басылган уникаль китап) алып килгән иде. Үз чиратында Любовь Эргерт та керәшеннәрнең музеена үзе бәйләгән палантин бүләк итте. 

Фото шәхси архивтан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев