Туган як

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Түбән Кама Кече күләмле суднолар буенча дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре бозга чыгу куркынычы турында кисәтә

Язгы бозга чыгарга ярамый, дип кисәтә коткаручылар. Кама елгасында аның калынлыгы якынча 30-40 сантиметр.

Һава торышы да тотрыксыз. Көннәр җылытуга бара. Бәхетсез очракларын булдырмау максатыннан ГИМС инспекторлар сулыклар тирәсендә даими рейдлар үткәрә. Якын көннәрдә вакытлыча коткару посты эшли башлаячак. Бозда кизү  тору тәүлек әйләнәсе булачак.

Камада хәзер беркем дә юк, гәрчә берничә көн элек кенә коткаручылар сүзләренчә, елгада кешеләр күп булган. Балыкчылар да вәзгыятьнең куркыныч булуын аңлыйлар, ахры. 

әгәр дә һава температурасы өч көннән артык плюс торса, боз үзенең ныклыгын 25% ка югалта һәм көпшәкләнә, көз һәм кыш айларында бозга чыгып, аңа шакысалар, ул ватыла һәм чатнаган тавыш ишетелә, яз көне кар боткасына әверелә, кешенең авырлыгын күтәрә алмый. 

Бәхеткә, Түбән Кама районында боз астына китү очраклары теркәлмәгән. Кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре сулыкларда даими рейдлар үткәрә. Якын көннәрдә Камада вакытлыча коткару посты эшли башлаячак, кизү тору өзлексез булачак дигән сүз.

Күлләрдә исә боз калынрак – уртача 60 сантиметр. Тик анда да уяу булырга кирәк.  Бигрәк тә яр буйларында боз тиз эри. Ә язгы көпшәк боз кешенең авырлыгын күтәрә алмый. Шуңа да суга төшеп китү куркынычы зур.

«ВКонтакте»да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев