Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Кама кадетлары Санкт-Петербургтагы артиллерия академиясендә булдылар

Акция һөнәри юнәлеш бирү максатыннан уздырыла.

Татарстан кадетлары өчен Санкт-Петербургтагы Михайловск хәрби артиллерия академиясендә Ачык ишекләр көне узды. Бу хакта ТР мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Россиянең мәдәни башкаласына Гани Сафиуллин исемендәге Идел буе федераль округының Татарстан кадет корпусы, шулай ук Казан, Тәтеш һәм Болгар кадетлары барды.

Акция 30 октябрьдән 1 ноябрьгә кадәр һөнәри юнәлеш бирү максатыннан уздырыла. Чара кысаларында РФ Кораллы көчләрендә хезмәт итү һәм академиядә уку мәсьәләләре буенча әңгәмә узды.

Кадетлар белән керү имтиханнары мәсьәләләре буенча фикер алыштылар, шулай ук 1-3 курс курсантлары белән очрашу оештырдылар, алар арасында Тәтеш кадетлар мәктәп-интернатын тәмамлаучылар да бар иде.

Моннан тыш, кадетлар хәрби эш буенча дәресләрдә, шулай ук «Артерра» тренажерларында ату һәм ут белән идарә итү буенча дәресләрдә катнаштылар.

Егетләр өчен академия музее, артиллерия, инженер гаскәрләре музее һәм «Аврора» крейсеры буенча экскурсия үткәрделәр.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев