Түбән Кама ишегалларының берсендә бәйрәм узды
«Күрше» фестиваленең кышкы сезоны кысаларында Тукай урамындагы 24нче йорт ишегалдында балалар һәм олылар өчен бәйрәм оештырылды.
Кыш Бабай белән Кар кызы кунаклар өчен хәрәкәтчән уеннар, күңелле стартлар һәм призлар уйнатыла торган конкурслар үткәрделәр. Һәркемне хуш исле, тәмле, кайнар чәй белән сыйладылар. Аның оештыручысы - «Сабантуй» аттракционнар паркы вәкилләре.
Алар Республика грантын отканнар. Аның кысаларында, 3 чара үткәрергә кирәк. Киләсе бәйрәм – 20 нче февральгә билгеләнгән. Үткәрү урыны – «Сабантуй» паркы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев