Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Түбән Кама ишегалды республика бәйгесенең финалына чыкты

Тавыш бирү 3–8 февраль көннәрендә уза.

Фото: Артем Демидовның «ВКонтакте» социаль челтәрендәге бите

Түбән Кама шәһәренең Кайманов урамында урнашкан 11нче йорт ишегалды «Ә безнең ишегалдында - 2026» республика бәйгесенең финалисты булды.

Әлеге йортта яшәүчеләр бердәм көч белән ел саен кышкы бәйрәм мохите тудыралар: 15 метрлы чыршыны бизәп, тирә-якка гирляндалар эләләр. Шулай итеп,  алар үзләренә дә, күршеләренә дә бәйрәм кәефе бүләк итәләр.

Иң матур ишегалдын 3 февральдән 8 февральгә кадәр сайларга мөмкин. Тавыш бирү «Татар-информ» сайтында уза. Җиңүчеләрнең исемнәре 10 февраль көнне билгеле булачак.

«ВКонтакте»да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев