Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Түбән Кама инфраструктурасына юбилей елында 20 миллиард сум инвестиция кертеләчәк

Юбилей елында – күләмле проектлар гамәлгә ашырылачак. Быел Түбән Кама үзенең 60 еллыгын билгеләп үтәчәк.

Юбилей кысаларында социаль объектларны капиталь ремонтлау, җәмәгать урыннарын төзекләндерү, юлларны ремонтлау планлаштырыла. Эшләр республика, федераль программалар буенча башкарылачак. Гомуми күләме – 20 млрд сум. Бүген Радмир Беляев берничә объектта булып, эш барышы белән танышты.

49нчы балалар бакчасында ремонт эшләре башланган инде. Фасадны, тәрәзәләрне, түбәне һәм инженерлык коммуникацияләрен яңарту планлаштырыла. Моңа 50 миллион сумнан артык акча каралган.

Хәзер территорияне төзекләндерү өчен өстәмә акчалар җәлеп итү мәсьәләсе тора. Тагын 20 миллион сум кирәк. Балалар бакчасын шәһәрнең 60 еллыгына – сентябрьгә ачарга ниятлиләр.
Әлеге объектта яшьләр үзәге ачарга планлаштыралар. Бина ташландык хәлдә. Монда элек 62нче һөнәри лицейның производствода укыту остаханәләре урнашкан булган. Ремонтка республика бюджетыннан 140 миллион сум акча бүлеп бирелгән.

«Шәһәр үзенең 60 еллыгын яңа, яңартылган объектлар белән каршы алачак, шул исәптән без Беренчеләр йортын ачачакбыз. Бу да безнең шәһәр өчен зур бүләк. Эшләрне дәвам итәчәкбез».

Район башлыгы тагын ике объектны – төзелеп килүче Ак каен мәчете белән Түбән Кама автовокзалын карап чыкты. Беренчесе иганәчеләр хисабына төзелә, автовокзал да зур чыгымнар таләп итә. Түбән Каманың 60 еллык юбилеена шәһәрнең инфраструктурасын яңартуга республика, федераль бюджетлардан 20 млрд сум акча бүлеп бирү каралган.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев