Туган як

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Түбән Кама язгы ташуга әзерләнә: гадәттән тыш хәлләр хезмәтләренең махсус техникасының әзерлеген тикшерделәр

Шәһәрдә гадәттән тыш хәлләрне бетерүдә катнашучы махсус техниканы карадылар.

Халык иҗаты йорты каршындагы мәйданда ашыгыч хезмәтләр вәкилләре тезелеп басты: ашыгыч ярдәм бригадалары, янгын сүндерү расчетлары, газ хезмәте хезмәткәрләре, шулай ук Кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе инспекторлары.

Һәр звено су басу яки янгын чыккан очракта эш итәргә әзерлеген күрсәтте, җитәкчелеккә үз бурычлары һәм эш алгоритмнары турында хисап тотты. Язгы ташу нәтиҗәләрен бетерү чараларына аерым игътибар бирелде.

Белгечләр фаразлавынча, быел язгы ташу март ахыры – апрель башында башланыр дип көтелә. Хәзерге вакытта шәһәр сулыкларында су дәрәҗәсен тәүлек буе көчәйтелгән режимда күзәтү алып барыла. Барлык махсус техника тулы хәрби әзерлектә, ә ашыгыч хезмәтләрнең шәхси составы оператив рәвештә җавап бирергә әзер.

«ВКонтакте»да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев