Түбән Кама янында Соколка — Новый Закамский боз кичүен яптылар
Боз юлының ачылу датасы әлегә билгеле түгел.
Түбән Кама янында Соколка авылы — Новый Закамский поселогы маршруты буенча вакытлыча боз кичүен яптылар.
Бу «Түбән Кама ГЭСы» ның зур күләмдә су агызуы белән бәйле, дип хәбәр итә кичү вәкилләре. Бу — суның боз өстенә чыгуына китерде, диелә Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсендә.
Боз юлының ачылу датасы әлегә билгеле түгел.
Покровское авылы — Красный Ключ поселогы маршруты буенча боз кичүе штат режимында эшли.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев