Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Түбән Кама янгын сүндерүчеләре дача массивларында рейдлар үткәрәчәк

Соңгы айда гына да Түбән Кама районы территориясендә коры-сары янган 43 очрак теркәлгән.

Республикада 14 апрельдән янгынга каршы махсус режим кертелде. Монда профилактика эше зур роль уйный. Территорияләрне коры-сарыдан һәм чүп-чардан чистартырга, сөрергә, минераллаштырылган полосаларны яңартырга кирәк. Соңгы айда гына да Түбән Кама районы территориясендә коры-сары янган 43 очрак теркәлгән. 

«Шулай ук гражданнар һәм юридик затлар тарафыннан төзелеш һәм көнкүреш чүп-чарларын, яфракларны һәм коры үләнне яндыруны тыю өлешендә төзекләндерү кагыйдәләрен үтәүгә контрольне көчәйтергә кирәк, шул исәптән предприятиеләрнең һәм шәхси йортларның эчке территорияләрендә. Хокук бозучыларга карата административ йогынты чаралары кулланылачак», — дип хәбәр итте Түбән Кама муниципаль районының күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге башлыгы Рамил Насыйбуллин.

Янгын сүндерүчеләр тарафыннан тәртип бозучыларны ачыклау буенча рейдлар оештырылачак, шул исәптән дача массивларында да.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев