Түбән Кама янгын сүндерүчеләре бетон торбада кысылып калган этләрне коткарган
Этләр анда 31 декабрьдә фейерверк тавышыннан куркып кереп качкан.
Түбән Каманың 62 нче янгын сүндерү часте коткаручылары бетон торбада кысылып калган этләрне азат иткән.
Түбән Кама мэры Рамил Муллин үзенең телеграм-каналында сөйләгәнчә, этләр анда 31 декабрьдә фейерверк тавышыннан куркып кереп качкан.
«15 нче янгын сүндерү-коткару отрядының беренче каравылы — егетләр, кешелекле булуыгыз өчен рәхмәт», — дип билгеләп үтте ул.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев