Түбән Кама янгын сүндерүчеләре 21 нче мәктәп укучыларына Яңа ел бүләкләре тапшырды
Бүләкләр мөмкинлекләре чикле балалар өчен әзерләнгән иде.
Түбән Кама янгын сүндерүчеләре мөмкинлекләре чикләнгән балалар сыйныфларында укучы 21 нче мәктәп балаларына Яңа ел бүләкләре тапшырды.
«Безнең янгын сүндерү отрядында Яңа ел алдыннан кайгыртучанлык һәм игътибар таләп итүче балаларны сөендерү күркәм традициягә әверелде», — дип сөйләде Федераль янгын сүндерү хезмәтенең ТР буенча килешү бүлекчәләре идарәсенең Түбән Кама филиалы отрядының кадрлар һәм тәрбия эше бүлеге башлыгы Валерий Рыцов.
«Теләкләр чыршысы» кысаларында янгынга каршы хезмәт отряды хезмәткәрләре балаларга татлы бүләкләр бүләк иттеләр. Аерым игътибар таләп итүче балаларны сөендерү — без алар өчен эшли алган эшнең бик аз өлеше генә, диделәр мөхтәрәм кунаклар.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев