Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Кама Яңа елга ничек үзгәрәчәк

Район башкарма комитеты җитәкчесе Роман Булатов Яңа ел бәйрәмнәрдә шәһәрне бизәүдәге кайбер яңалыклар белән таныштырды.

Быел шәһәрдә электрлаштырылган тукталыш павильоннарын, скверларны, бульварларны һәм променадларны гирляндалар белән бизәячәкләр. Шулай ук, халык соравы буенча, «Гаилә» үзәк паркында да үзенчәлекле бизәлеш элементлары булачак. 

Район башкарма комитеты җитәкчесе Роман Булатов Яңа ел бәйрәмнәрдә шәһәрне бизәүдәге кайбер яңалыклар белән таныштырды. «Әгәр һава торышы яхшы булса, «Гаилә» паркында боз фигуралары һәм лабиринтлар ясаячакбыз, яшүсмерләр һәм өлкәннәр өчен ике сертификацияләнгән тау куячакбыз. Шулай ук нәниләр өчен боз тавы урнаштырачакбыз. Тау «Нефтехимиклар» паркында да булачак», — диде ул.

Шәһәр паркларында чыршыларның каркаслары җыела башлады инде — хәзер белгечләр аларны бизәү белән шөгыльләнә. «Узган елдан калган уенчыкларны 10 декабрьгә кадәр урнаштырырга планлаштырабыз. Яңа элементларны 20 декабрьгә кадәр урнаштырырга тырышачакбыз», — диде район башкарма комитеты җитәкчесе. 

Шәһәр күбесенчә неон стилендә бизәләчәк, шул исәптән, проспектларда яңадан бензол боҗралары барлыкка киләчәк. Шәһәрне бизәүгә гадәттәгечә эре предприятиеләр дә кушылачак. Эшмәкәрләр һәм сәүдә биналары милекчеләре, халыкта бәйрәм кәефе булдыру максатыннан, юл аша чыгу урыннарын һәм витражларны гирляндалар һәм башка элементлар белән бизәячәкләр.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев