Түбән Кама һәм Санкт-Петербургның мәктәпкәчә яшьтәге балалары төзелеш өлкәсендә белемнәрен күрсәтте
Конкурс биремнәренең берсе — остазларың белән бергәләп кирпечтән өй салу.
Түбән Каманың 16нчы балалар бакчасында яшьтән үк төзелеш тармагы һөнәрләрен популярлаштыруга юнәлдерелгән «Осталар шәһәре» конкурсы узды.
Әйтергә кирәк, бакча әлеге һөнәри юнәлеш буенча эшли, политехник көллият белән тыгыз хезмәттәшлек итә.
Конкурста Түбән Кама мәктәпкәчә яшьтәге балаларның биш командасы һәм Санкт-Петербургтан дүрт команда катнашты. Балалар төзелеш һөнәрләре, инструментлар, материаллар буенча белемнәрен күрсәттеләр. Конкурс биремнәренең берсе — остазларың белән бергәләп кирпечтән өй салу.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев