Туган як

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Түбән Кама һәм Яр Чаллы шәһәрләрен урап уза торган юлга «Автодор» абонемент кертергә мөмкин

«Автодор» дәүләт компаниясе Түбән Кама һәм Яр Чаллы шәһәрләрен урап уза торган юлында урнашкан М12 федераль трассасының түләүле участогына абонементлар кертү мөмкинлеген караячак. Сүз, «Түбән Кама-Бегиш аэропорты» участогы турында бара.

Бу хакта компаниянең матбугат хезмәте «Бизнес Онлайн» басмасына хәбәр итте.

«Түбән Кама-Бегиш аэропорты» түләүле участогыннан даими кулланучылар өчен абонемент юл чыгымнарын экономияләргә мөмкинлек бирәчәк, ул озак вакытка исәпләнгән, шуңа күрә аны файдалану отышлы булачак», — диделәр «Автодор»да.

Мәсәлән, Алабугага эшкә йөрүче түбәнкамалыларга абонемент акчаны янга калдырырга ярдәм итәчәк.

Исегезгә төшерәбез, участокта түләүле режим 30 декабрьдән 31 декабрьгә каршы төндә кертелде. Ераклыгына карап, җиңел автомобильләр өчен (беренче категория) бәяләр: Чаллы-Түбән Кама — 486 сум, Түбән Кама-Бегиш — 278 сум, Чаллы-Бегиш — 208 сум.

«ВКонтакте»да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев