Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Кама ГЭСының түбәнге бьефында су дәрәҗәсе тәүлек эчендә 47 см күтәрелгән

Һәм 54,08 метрга җиткән.

11 апрельгә булган мәгълүматларга караганда, Түбән Кама ГЭСының түбәнге бьефында су дәрәҗәсе тәүлек эчендә 47 см күтәрелгән һәм 54,08 метрга җиткән. Куркыныч критик дәрәҗә билгесе 58 метр. Бу хакта Татарстан буенча гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Республика сулыкларындагы гидрологик хәл турында сводкасында хәбәр ителә.

Түбән Кама сусаклагычында су дәрәҗәсе тәүлек эчендә 5-12 см кимегән, боз җимерелү процессы дәвам итә.

Елгаларда язгы ташкын дәвам итә. Узган тәүлектә Иж, Ык, Казанка елгаларында су 13-20 см арткан, Вятка елгасында су дәрәҗәсе тәүлек эчендә 76 см күтәрелгән. Калган елгаларда су басу дулкынының биеклеге кимегән.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев