Түбән Кама форумына бөтен республикадан 700дән артык педагог килде
Форум инде 10 ел эшли, әмма Түбән Камада аны беренче тапкыр үткәрәләр.
Түбән Камада беренче тапкыр «Россия педагоглары» Бөтенроссия форумы уза. Программаны ике көнгә — мәктәп һәм мәктәпкәчә белгечләр өчен аерым итеп үткәрәләр. Чара 700дән артык катнашучыны җыйды.
Белем бирүдә иҗатның роле, эштә нейрочелтәрләрне куллану, ата-аналар белән үзара элемтә, һөнәри үсеш, буллинг — «Россия педагоглары» форумында катнашучылар шушы темалар буенча фикер алыша.
Форум инде 10 ел эшли, әмма Түбән Камада аны беренче тапкыр үткәрәләр. Программаның беренче көне кичә үтте һәм ул мәктәпкәчә белем бирү белгечләренә багышланды. Анда 500дән артык кеше катнашты. Спикерлар булып психологлар, педагогика фәннәре кандидатлары, нейропсихологлар, югары уку йортлары мөгаллимнәре чыгыш ясады.
«Форумның максаты — педагогларның белемен арттыру, үзара аралашу, белем бирүдә ниндидер яңа тенденцияләр турында белү һәм, дөресен генә әйткәндә, ял итү дә. Чөнки форум кысаларында мастер-класс та булачак, педагоглар буяулар белән рәсем ясый алачак, төрле кызыклы күнегүләр үткәрәчәк. Ягъни бу бер үк вакытта ял да, бик актив уку көне дә», — дип аңлата «Россия педагоглары» форумы спикеры Мария Токмянина.
Соңыннан барлык тыңлаучылар форумның телеграм-каналына керә алачак, анда квалификация күтәрү буенча бушлай онлайн-укыту узачак.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев