Түбән Кама эзтабарлары Волгоград өлкәсенә «Хәтер вахтасы»на китте
Отряд өчен бу экспедиция инде 42 нче.
Түбән Каманың «Нефтехимик» эзләү отряды «Хәтер вахтасы»на чираттагы экспедициягә юл алды. Бөек Ватан сугышы елларында сугыш кырларында һәлак булган солдатларның калдыкларын эзләргә 24 кеше киткән.
Отряд өчен бу экспедиция инде 42 нче, ул Волгоград өлкәсендә узачак. Эзләнүләр Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланганлыктан, катнашучылар өчен ул үзенчәлекле булачак.
«Бик күп солдатларның җәсәдләрен күтәреп, аларның исемнәрен ачыкларбыз дип өметләнәбез. Күп кенә туганнары әле дә якыннарыннан хәбәр көтә», — диде «Нефтехимик» эзләү отряды җитәкчесе Ольга Ланцова.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев