Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Кама делегациясе Татарстан керәшеннәре иҗтимагый оешмасының IV отчет-сайлау конференциясендә катнашты

Алар — керәшен ансамбльләре җитәкчеләре, идарә әгъзалары, яшьләр оешмасы, шәһәр һәм район керәшен җәмгыяте активистлары.

Башкалабыз Казан каласының Халыклар дуслыгы йортында Татарстан Республикасы керәшеннәре иҗтимагый оешмасының IV отчет-сайлау конференциясе узды. 

Әлеге конференциядә Түбән Камадан 12 кешедән торган делегация катнашты. Алар — керәшен ансамбльләре җитәкчеләре, идарә әгъзалары, яшьләр оешмасы, шәһәр һәм район керәшен җәмгыяте активистлары. 

Холлда костюмнар күргәзмәсе, шулай ук басма һәм сувенир продукциясе күргәзмәсәүдәсе оештырылган иде. Түбәнкамалылар костюмнар реконструкцияләү күргәзмәсендә Чәбия һәм Балчыклы авыллары керәшеннәренең милли киемнәрен күрсәтте. 

«Сүрәкә» халык фольклор ансамбле җитәкчесе Ольга Вәлиуллина район фольклор коллективлары өчен керәшеннәрнең этник костюмнарын реконструкцияләү тәҗрибәсе турында доклад белән чыгыш ясады.

Конференциядә этно-мәдәни иҗтимагый хәрәкәт үсешенә һәм керәшеннәрнең традицион мәдәниятен саклауга керткән өлеше өчен Ольга Вәлиуллина Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Аңа алга таба иҗади уңышлар телибез! 

Фото шәхси архивтан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев