Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Түбән Кама дәүләт автоинспекциясендә бәйрәмнәр вакытында эш графигы үзгәрәчәк

Инспекторлар машина йөртүчеләргә теркәү бүлекләренә килүне алдан планлаштырырга киңәш итә.

Май бәйрәмнәрендә Түбән Кама Дәүләт автоинспекциясенең теркәү-имтихан бүлекчәләре махсус график буенча эшләячәк.

3 майда һәм 6 майдан 7 майга кадәр бүлекчәләр шәһәр халкын 8 дән 17 сәгатькә кадәр кабул итәчәк. 10 майда эш көне кыскартыла — 8:00 дән 15:45 кә кадәр. 1-2 май, 4-5 май, 8-9 май, шулай ук 11-12 май ял көннәре дип игълан ителде.

Инспекторлар машина йөртүчеләргә теркәү бүлекләренә килүне алдан планлаштырырга киңәш итә. Уңайлылык өчен «Госуслуги» порталы аша алдан язылырга мөмкин. Ашыгыч сораулар булган очракта ДАИнең тәүлек буе эшли торган дежур частенә мөрәҗәгать итәргә була.

Эш графигы 13 майдан гадәти режимга кайта.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев