«Түбән Кама чаңгы юллары – 2026» ярышында 5 меңнән артык кеше катнашты
Түбән Камада узган «Россия чаңгы юллары» ярышында 5 меңнән артык кеше катнашты.
Стартка һәвәскәрләр белән бергә профессиональ спортчылар да чыкты. Болар — мәктәп укучылары, студентлар, предприятие хезмәткәрләре, ветераннар.
Ярыш «Батыр» комплексы территориясендә узды. Җиңүче һәм призёрларны Түбән Кама мэры бүләкләде — Радмир Беляев билгеләп китүенчә, халык сәламәт яшәү рәвеше алып бара алсын өчен, спорт өлкәсендә күп эшләр башкарыла.
«Әлеге чарада 20 еллап катнашам. Бәйрәм бик күңелле, яшьләр күп. Яшьләргә өметебез зур».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев